Район башлыгы Анатолий Иванов һәм хатын-кыз депутатлар сугыш ветераннарын 8 Март белән котладылар.

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән башланып киткән «Сугыш - хатын - кыз өчен түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында Мамадышта хатын-кыз ветераннарны котладылар.

8 Март бәйрәме алдыннан Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, район хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Әхмәтова һәм депутат Гөлнара Давыдова ветераннар Антонина Алексеевна Шишмаева, Мария Григорьевна Еремина һәм Валентина Леонидовна Лаптева янына бардылар. Кунаклар аларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Петровна Ларионова исеменнән бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International