28 гыйнвар көнне Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында җирле шагыйрәбез Ракыя Дәүләтшина-Мирзаәхмәтованың «Туган ягым – йөрәк җылым” дип аталган юбилей кичәсе булып узды. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, юбилярны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменән тәбрикләп, аңа “ТАССР оешуның 100 еллыгы” истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов үзенең котлауларын җиткерде. Кичәдә мәртәбәле кунаклар: шагыйрь Мансур Сафин, “Агымсу” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Гали, җирле язучыларыбыз Вахит Галиев, Рәсимә Галиева, Гөлнур Васыйлова, “Автограф” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Юлия Аполонова, Владимир Калашников. Рәкыя ханымның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары катнашты. Алар юбилярны котлап җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм музыкаль номерлар, Рәкыя Дәүләтшинаның шигырьләре белән үрелеп барды. Ракыя ханым бу кичәне оештырган үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Шәрифуллинага, китапханә хезмәткәрләренә, килгән кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерде.