Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тапшырыла торган автомобильләр авыл җирлекләре җитәкчеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәргә тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, 10 ел эчендә муниципаль берәмлекләр 2,3 мең яңа машина алган инде. «Бу автомобильләр сезнең катлаулы эшегездә, бигрәк тә пандемия вакытында ярдәм итәчәк. Урыннарда медицина хезмәткәрләрен, авырулар өчен дару препаратларын, мохтаҗ гражданнарга азык-төлек продуктларын китерүдә проблемалар булырга тиеш түгел", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләре барлыгы 100 яңа хезмәт автомобиле алды: 93 «Лада Нива» машинасы һәм 7 «Форд Транзит»микроавтобусы.
Яңа автомобильләргә мамадышлылар да ия булды. Президент кулыннан ачкычларны Мамадыш районының Көмешкүл, Никифорово һәм Ишки авыл җирлекләре башлыклары алды.