Тыл ветераны Пелагея Ивановна Ивановага 95 яшь тулды. Җөри авылында туган кыз Шәдче картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. Тантана сәбәпчесенә пандемия аркасында шәһәрдән кунакларны кертмиләр, әмма Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Ивановтан шундый истәлекле дата буенча традицион телеграммаларны тапшырдылар. Тантана сәбәпчесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирелде. Без Пелагея Ивановнаны юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез!