"Юбилейный" рәсми рәвештә ачылды! Мамадышта тагын бер спорт объекты - «Северный»микрорайонында универсаль зал файдалануга тапшырылды. Тантана район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды, башкаладан Мамадышка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов килде. Чарага дистанцион формада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк кушылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда бер үк вакытта 5 спорт объекты ачылды, шуңа күрә үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Республикада спорт үсеше динамикасына басым ясады.
Ә менә «Юбилейный» га тагын 100 мең сумлык спорт инвентаре алу өчен сертификат та биргән Хәлил Шәйхетдинов бу динамика турында Мамадыш мисалында җентекләп сөйләде. Ул район башлыгына спорт объектларын нәтиҗәле кулланганнары, район җитәкчелеге яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе буенча үҗәтлекләре өчен аерым рәхмәт белдерде.
"Без спорт турында сөйләшәбез һәм балаларыбызны, яшьләрне, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы дөнья ареналарын да күз алдында тотабыз. Без Анатолий Петрович белән даими диалогта торабыз, ул чын күңелдән уңышлар өчен борчыла һәм командаларның һәм аерым спортчыларның җиңүләренә шатлана", - дип билгеләде Хәлил Шәйхетдинов.
Кызыл тасманы кискәннән соң, бинага керү юлында танышу экскурсиясе башланды. Тренажер залы, футбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен зал каралды. Сүз уңаенда, «Юбилейный» футбол капкасына беренче голны балачактан спортның бу төре белән кызыксынучы - Анатолий Иванов кертте.