2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясе барлыкка килү куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең тотрыклылануына кадәр күчерелә.
Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү датасы турында мәгълүмат Мамадыш муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!