Алмаз Кокуев Мамадышны бөтен Россиягә танытты

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Мамадыш шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучысы Алмаз Кокуев Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды.

Егет Татарстан данын «Абилимпикс» инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр  арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында яклады һәм беренче урынны алды.  Кладкада иң катлаулысы - җөй һәм күләм", - дип аныклый Алмаз. Алмазны остазлары озатып йөрде, алар ярышларда егетнең Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Чиләбе, Краснодар спортчыларын узып, 100 балл җыюын,  билгеләп үттеләр. Элек Мамадыштан «Абилимпикс» та студентлар гына катнаша иде, быелдан укучыларны да әзерләгәннәр. Район башлыгы егетләрнең җиңүен игътибарсыз калдырмады. Ул Алмазны җиңүләре белән котлады, ә остазларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  «Мондый кешеләр - Мамадыш горурлыгы», - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов.

Мамадыш районы «Абилимпикс» хәрәкәтендә 5 ел катнаша һәм призлы урыннар белән мактана ала. Быел, Алмаздан тыш, беренче урынны политехник колледж белгече Мансур Һадиев алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International