Конкурсның максаты – яшьләрне Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен үстерү һәм алга этәрү буенча инновацияле туризм проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү, яшьләрнең туган якның туристлык ресурслары, аның мәдәни һәм экологик һәйкәлләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендә, Татарстанның туризм тармагы, республиканың Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашында узган утырышта 208 гариза каралды.
Җиңүчеләр һәм махсус приз ияләре тавыш бирү юлы белән билгеләнде. «Чыганакларга сәяхәт» ХІ республика конкурсы нәтиҗәләре 26 ноябрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Мамадыш шәһәренең Ак. К. Ә.Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның 4 а сыйныфы укучылары Дахретдинов Нияз һәм Исхакова Зәринәдә бар. Аларның “Совет урамы буйлап..” дип аталган видеоэкскурсиясе “Иң яхшы видеоэкскурсия” номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!