Мамадышта чаңгы сезоны старт ала. Килүчеләр өчен чаңгы базасы үз ишекләрен 28 ноябрьдә ачачак. Мамадышлылар чаңгыда шуа һәм 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Саф һава белән хозурлана алачаклар. Гадәттәгечә, актив ял итәргә яратучылар өчен чаңгы прокаты мөмкин. Өлкәннәр өчен бер сәгать бәясе 60 сум, балалар өчен 30 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, чаңгы базасы ялларсыз эшли.