Район башлыгы Анатолий Иванов алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне контрольдә тоту советы утырышында катнашты

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне контрольдә тоту советы утырышында катнашты.

Район башлыгы Анатолий Иванов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту советы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә яки ведомствоара мобиль төркемнәр составында 7 меңгә якын алкоголь базары объектын тикшерде. 2404 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 2933 закон бозу очрагы ачыкланды.

19 мең 120 литрга якын алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Барыннан да бигрәк Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында күп. Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 41 млн 450 мең сум тәшкил итә.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган алкоголь базарында хокук бозулар турында гаризаларны карау дәвам итә. 9 айда 42 муниципаль берәмлектән 1480 мөрәҗәгать бастырылган. Закон бозулар турында мәгълүмат 377 мөрәҗәгать буенча расланган. Шулай итеп, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чараларның нәтиҗәлелеге якынча 25% тәшкил итте.

Чыганак: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International