Мамадышта беренче Яңа ел гүзәлен урнаштырдылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Мамадышта яңа елны бәйрәм итүгә актив әзерләнә башладылар. Кичә шәһәрдә беренче чыршы куелды. Елның төп символы «Яшьлек» скверында барлыкка килде. Тиздән 20 метрлы Гүзәлне гирляндалар бизәячәк. Каркас урнаштыру белән «Шәһәр хуҗалыгы" МУП хезмәткәрләре шөгыльләнде. Тиздән Җиңү паркында да Яңа ел чыршысы барлыкка киләчәк. Аны урнаштыру белән «Мамадыш-ЖКУ» ҖЧҖ эшчеләре шөгыльләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International