Мамадыш муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне  кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узды. Исегезгә төшерәбез, әлеге акция "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия оешмасы тарафыннан игълан ителде. Гадәттәгечә, мамадышлыларны Прокуратура вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар, Пенсия фонды һәм БТИ белгечләре гражданнарны кабул итте. Консультация сорап тугыз кеше мөрәҗәгать итте. Алиментларны түләттерү, мирас рәсмиләштерү, җирләүгә акча алу, пенсияне яңадан исәпләү, өлкәннәрне карау һәм башка мәсьәләләр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International