2019 ел өчен физик затларның милкенә салым, транспорт һәм җир салымнарын 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Салым инспекциясе «салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга Белдерү кәгазенең электрон рәвештә җибәрелүен искә төшерә. Уведомление алу өчен салым түләүчегә салым органында алынган логин һәм пароль ярдәмендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталының хисап язмасы ярдәмендә үз шәхси кабинетына керергә кирәк.
Салым түләүченең шәхси кабинетына тоташтырылмаган мамадышлыларга белдерү кәгазе Россия Почтасы аша заказлы хат белән җибәрелгән. Белгечләр салым белдерү кәгазен алмау салым түләүдән азат итми, дип искәртә. Салым закон белән билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта, салым органы тарафыннан срогы чыккан һәр көн өчен пенялар исәпләнәчәк.