13-14 ноябрьдә Әлмәттә «Наше время – Безнең заман»эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зона этабы узды.
Эшче яшьләр иҗаты республика фестивале Татарстанның 45 районын колачлады. Фестивальдә катнашучыларның күбесе-эшләүче яшьләр, үз предприятиеләренең яшьләр оешмалары лидерлары. Әлмәттә җиңү өчен республиканың 16 районы көрәште. Мамадыш районы данын район башкарма комитетының «мәгариф бүлеге» МКУ иҗат коллективы яклады. Конкурсантлар «Музыка», «Хореография» һәм «Дан минуты»номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим иттеләр.
1 урын-Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге «ИХЛАС» вокаль ансамбле «Музыка» номинациясендә (ансамбльләр).
1 урын-Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хореография коллективы «Хореография «номинациясендә (ансамбльләр).
1 урын-Лилия Галеева» балачак һәм яшүсмерләр йорты «Музыка» номинациясендә (кече формалар).
2 урын-Илмир Сәмигуллин МКУ «Мәгариф бүлеге» нең «Музыка» номинациясендә (кече формалар).
Чыгыш нәтиҗәләре буенча безнең команда 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!