Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе шимбә көнне, 14 ноябрьдә булачак. Гадәттәгечә ул шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Бу юлы сатып алучыларга Усали икътисадый зонасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, сәүдә рәтләрен Мамадыш районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм фермерлар биләячәк. Ярминкәдә ит, сөт продукциясе, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һ. б. ассортименты бай булачак.
Башлана 7.00 сәгатьтә. Хуш киләсез!