Мамадышта яшәүче 90 яшьлек Шәмсегаләм Мөбәрәкшина котлаулар кабул итә

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Вакытында аңа краннар, вертолетлар буйсына, күп еллар кирпеч заводында эшли, сыр заводында сыр тозлый, хәзер һөнәре турында кулындагы авыртулар искә төшерә. Үзенең 90 яшендә якташыбыз Шәмсәгаләм Галиевна Мөбарәкшина ут кебек янып тора, күз тимәсен, тфу дип куясың аңа карагач. Бүген бу көчле, ихтыярлы хатын-кызны юбилее белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Дульмиев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин котладылар – алар Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән телеграмма һәм хат укыдылар, тантана сәбәпчесенә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International