Усали мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы химия буенча БДИда 100 балл җыйды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында тагын бер укучы 2020 елда БДИда югары нәтиҗәләргә иреште. Усали мәктәбен тәмамлаган Искәндәр Шәрифуллин химия фәненнән 100 балл җыйды. 

Химияне барлыгы 40 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Уртача тест күрсәткече 67,78 тәшкил итте, узган ел ул 69,24  иде. ​

Элегрәк без рус теле буенча 100 балл җыйган Замирә Галәветдинова турында язган идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International