АПК Азык-төлек программасы бүген комбайннар парадын оештырды. Анда 26 берәмлек техника катнашты. Хуҗалык өчен чара традицион һәм җәмгыятьнең башкарма директоры сүзләренә караганда, стратегик яктан мөһим.
- Бу тамаша түгел, «күрсәтмә» өчен түгел, ә һәр комбайнны чынлыкта тикшерү өчен оештырабыз. Быел уңыш яхшы булачак, техника да, кешеләр дә сынатырга тиеш түгел. Барыгызга да уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим, - диде механизаторларга Раил Фатыйхов.
Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хезмәтне саклау буенча Координация советы рәисе Вадим Никитин район башлыгы исеменнән теләкләрен җиткерде. Ул кеше ресурсын иң кадерле, ә предприятиенең үзен – Татарстан масштабында гына түгел, ә бөтен Россия күләмендә агросәнәгать титаны дип атады.
Комбайннарга техник карау бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Сафин үткәрде. Процедураны узу турында таныклыкны бүген 21 машина йөртүче алды. Тикшерү барышында Документлар, ут приборларының, тавыш сигналының, тормоз системасының, руль идарәсенең төзеклеге, ут сүндергечләр һ. б. тикшерелде.
Механизаторларга 23000 га мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчелгән, 2000 га бөртек кукурузын җыеп аласы бар.