Мамадыш районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы кайтты

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

«Помощь рядом!» «Ярдәм янәшә!» хәйрия акциясе кысаларында» Мамадыш районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы керде. Исегезгә төшерәбез, әлеге акция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде. Аңа 6 категория гражданнар керде: яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар; 8 яшьтән зуррак җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган  гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар; бер кеше башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаилә балалары; опека һәм попечительлек буенча вазифалары түләүсез нигездә башкарылучы гаиләләр; куркыныч социаль хәлдә булган гаиләләр; әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булган балалар. Хәйрия акциясе барышында Мамадыш районында 4000нән артык азык-төлек җыелмасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International