Дегетле авылында яшәүче Александра Петровна Балмасова бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Бүген Дегетле авылында яшәүче Александра Петровна Балмасова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов та котлады. Кунак Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Александра Петровна гомере буе «Яке» совхозында терлекче булып эшли. Юбилейны якыннары белән генә билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International