10 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. 18 сәгатькә кадәр. 21 май

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә: көн суытуга  бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян күрү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңудан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең " ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International