Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре, полиграфия ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!
Илдә, республикада пандемия белән бәйле соңгы вакыйгалар Сезнең намуслы, оператив һәм гадел сыйфатлы эшегезне күрсәтте.. Сез һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдыгыз һәм берничә мең абунәче өчен беренче булып каласыз. Форсаттан файдаланып, җирле телеканал, радиостанция, Сайт коллективларына актив гражданлык позициясе, үз-үзләрен аямыйча эшләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Укучыларда гына түгел, тормышыгызда да яхшы яңалыклар күп булсын.