Омар авыл җирлегендә масштаблы төзекләндерү эшләре башланды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Мамадыш районында М7 "Идел" - Сикәнәс автомобиль юлының " Сикәнәс - Рагозино" участогын реконструкцияләү эшләре башланды. Аларга "Татавтодор"АҖнең Мамадыш филиалы кереште. 4 км озынлыктагы яңа асфальт юл Омар авыл җирлегенең торак пунктларын 2021 елның көзендә тоташтырыр дип планлаштырыла. Агымдагы елда асфальтның түбән катламы салыначак. Җирлек башлыгы Ленар Хәбибуллин раслаганча, масштаблы төзелеш турындагы яңалык җирле халык арасында иң мөһим яңалыкларның берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International