Район башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны Гаилә көне белән котлады

2020 елның 15 мае, җомга

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов гаиләнең һәр кеше тормышында мөһим булуын билгеләп үтте: "Хөрмәтле мамадышлылар, сезне Гаилә көне белән котлыйм!

Гаилә - ул бәһасез бүләк, һәр кеше өчен ышанычлы терәк, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу өчен илһам һәм көч чыганагы. Бу катлаулы вакытта безнең һәрберебез аңлау һәм кайгыртуга мохтаҗ, һәм боларның барысын да без гаиләдән алабыз.

Безнең илдә һәрвакытта туган нигез  җылысы, туганнарга һәм якыннарга игътибарлы мөнәсәбәт, гаилә кыйммәтләрен һәм нигезләрен саклап калу традицион әхлакый кыйммәтләр һәм юнәлешләр булып кала. Мамадыш районы гаиләләре белән чын күңелдән горурланам. Күп балалы гаиләләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт чит баланы тәрбиягә алып үз баласыдай карап, ата- ана мәхәббәтен бу балаларга бирүче әти- әниләргә. Форсаттан файдаланып, гаиләмгә рәхмәт әйтәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International