Хезмәт династияләре-ул һәр предприятиенең терәге. Илнең тотрыклылыгы мондый династияләрнең саклануына да, яңа барлыкка килүенә дә бәйле. Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Кама урман хуҗалыгында шундый гаиләләрне хөрмәтләделәр. Аларны бәйрәм белән «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Мөгминов котлады.
Гыйльфановлар гаиләсе –гомуми хезмәт стажы 130 ел.
Гаилә хезмәт династиясенә 40 ел лесовоз йөртүче булып эшләгән Гыйльфанов Минсәгыйт Сабит улы нигез сала. Тормыш иптәше Раушания Зөфәр кызы 39 ел эшли. Хәзер предприятиедә уллары эшли: Рафаэль – җитештерү алдынгысы, урман аударучы, 30 ел эш стажы, Ринат – урманчы, 21 ел эш стажы бар.
Мингазовлар гаиләсе-гомуми хезмәт стажы 62 ел.
Мингазова Лилия Григорьевна 33 ел Станокчы-кисүче булып эшләгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык ир-атларга да мондый эш җиңел генә бирелми. Улы Ринат Нуретдин улы җитештерү алдынгысы, Урман кисүче, 29 ел эш стажы.
Афанасьевлар гаиләсе-гомуми хезмәт стажы 50 ел.
Гаилә башлыгы Илья Иванович 38 ел урманчы булып эшләде. Уллары Владимир урман хуҗалыгында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли,эш стажы 12 ел. Барлык бу гаиләләрдә яңа буын үсеп килә, һәм аларның гаилә династияләрен дәвам итәчәгенә шик юк. Сүз уңаеннан, Владимир Афанасьевның улы Лубян урман-техник колледжына укырга керергә теләк белдерде. Гаилә династияләрен олылау күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз.
Урманчы авыл җирлеге мәгълүматы буенча.