АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: тагын 10 шәһәр кешесе авылда үзенә эш тапты

2020 елның 15 мае, җомга

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.  

Яңа бакчачыларны без кара карлыган үсентеләрен утырткан чакларында очраттык. Саклагычтан арбаларга төяп чыгарылган үсентеләрне алар алдан әзерләнгән, йомшартылган, уңдырышлы җиргә рәт-рәт утырталар.    

- Мин - Рискибек Мәхмүдов, алты кешедән торучы минем гаиләм Казанда яши, без улым Камил белән ландшафт дизайнерлары булып эшлибез, әмма карантин аркасында әлегә үз белгечлегебез буенча эшли алмыйбыз, шуның аркасында керемсез дә калдык. “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖенең безнең кебекләргә сезонлы эш тәкъдим итүе турында ишеттек һәм шалтыратып белешергә булдык. Һәм менә, күргәнегезчә, без монда – сынау срогында. Безнең өчен бу - көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән чыгу юлы.  

Алар белән рәттән тагын бер егет эшли иде. Аның белән дә таныштык.  

- Мин - Рөстәм Сафин, Зеленодольск шәһәрендә ресторанда пешекче булып эшлим. Пандемия аркасында вакытлыча эшсез калдым, гаилә, ике кечкенә бала, яшәргә кирәк бит. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында Авылга җәйге эшкә - 2020 турында мәгълүматка тап булдым. Шалтыратып белештем. Мине чакырдылар, мин бик канәгать.

“Җиләкле алан”да бакчаның һәм питомник гомуми мәйданы 20 гектардан артык, шул исәптән җиләк плантациясе – 8 га, карлыган куаклары – 3,5 га һәм кура җиләге – 6 га.

- Зеленодольск районында Олы Яки авылындагы “Җиләкле алан”да һәм Әлмәт районындагы безнең филиалда без җәйге сезонга 500ләп кешене эшкә урнаштыра алабыз, - дип билгеләп үтте “Җиләкле  алан” ҖЧҖ директоры Илдар Ситдиков. – Тагын шуны да әйтергә кирәк, җиләк-җимеш юнәлешендәге сигез фермер хуҗалыгы «Айсберг» авыл хуҗалыгы кооперативына берләште, бу безгә алга таба киңәергә ярдәм итте. Без «Лента.ру», «Магнит» кебек сәүдә челтәрләре белән килешүләр дә төзеп куйдык, безнең продукциягә ихтыяҗ зур...  

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авылга җәйге эшкә – 2020» проекты кысаларында бүгенгә төрле түләү, яшәү, туклану һәм юл йөрү шартлары белән 650ләп вакансия бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә алырга әзер. Кирәк белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр һ.б.лар бар. Авылда эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номерына: 8-800-444-16-70 шалтыратырып, консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International