Маска, перчатка – мәҗбүри!

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Әбәт турында ипигә дип кибеткә сугылдым. Миннән алда ике егет кереп баралар иде. Мин ишеккә килеп җиткәнче үк, корт чаккандай атылып чыктылар. Ачык ишектән сатучы ханымның: “Тагын бер маскасыз һәм перчаткасыз керсәгез, бикләп куеп, полиция чакырам!” – дигән таләпчән сүзләре колагыма килеп җитте. Күзем ишекнең эченә дә, тышына да элгән: “Хөрмәтле клиентлар! Маскасыз һәм перчаткасыз керүчеләргә хезмәт күрсәтмибез!” – дигән язуга төште. Атна башыннан җәмәгать урыннарында маскасыз һәм перчаткасыз булу тыела шул! Кызыксынып, урамга күз салам. Эш режимы игълан ителсә дә, халык һаман аз әле. Аз булсалар да, бөтенесе маскалардан. Машиналарның водительләре белән пассажирлары да маскалар кигәннәр. Тукталышка “С 920 УМ” дәүләт номерлы автобус килеп җитте. Аннан төшкән пассажир ханым да маскадан, кулында – перчатка. Автобусның ишегенә: “Хөрмәтле пассажирлар! Медицина маскаларыннан һәм перчаткалардан башка салонга кермәскә. 1,5 метр дистанцияне сакларга”, – дигән язу ябыштырганнар. Исемен атамаса да, сорауларыбызга җавап биргән мөлаем кондуктор ханым: “Халык хәзер бит укымышлы. Үзләре дә тәртип сакларга кирәген яхшы аңлыйлар. Автобус салонына маска һәм перчаткалар киеп керәләр. Иртәдән автобус рейска юдыргыч аша чыгарыла.

Һәр өч сәгать саен утыргычларга, тотынгычларга дезинфекция ясыйбыз. Смена алышынганда да юдырабыз. Берәр кеше маскасыз һәм перчаткасыз керсә, автобус водителенең ул кире төшмичә кузгалып китмәскә хокукы бар”, – дип сөйләде. Бу атнадан шәһәр һәм авылларда хокук сакчыларыннан торган төркемнәр халыкның җәмәгать урыннарында саклану чараларыннан булуын, кибетләрнең, хезмәт күрсәтү урыннарының пандемия чорына игълан ителгән таләпләргә җавап бирүләрен тикшерү буенча рейдларын көчәйттеләр. Хәзер һәр көнне рейдка алтышар төркем чыга. –Маскалар таләп иткәнгә генә киелми. Алар сулау органнарын каплап торырга тиешләр. Каплап бетермәсәләр – тәртип бозу, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Рузил Бабаниязов. Урам буйлап баласын коляскага утырткан, үзе маска кигән ханым килә иде. Рейд бригадасы членнары аның перчаткасыз булуын күреп алып, хәзер кибеткә кергәндә аны киюнең мәҗбүри икәнен итагатьле генә аңлаттылар. Ханым гафу үтенеп, кесәсендәге перчаткаларын алып киде. –Билгеләнгән тәртипне саклап кына без бу афәтне җиңә алачакбыз. Төрле кешеләр бар бит. Арада авырулар очрарга мөмкин. Авыру миңа килми, дип тынычланырга кирәкми. Читтән кайткан бер авыру аркасында 125 кешене изоляциягә куйдык. Алты кеше авырый башлады. Бер авылда бер гаиләгә 1нче май бәйрәменә кунакка балалары кайта. Хәзер әтиләре дә авырый. Шәфкать туташы белән хат ташучының да температуралары күтәрелде, – ди “Роспотребнадзор”ның районара бүлеге начальнигы урынбасары Мәдинә Мәснәвиева. Чәршәмбе көнне шәһәр буенча үткәрелгән рейдлар вакытында полиция хезмәткәрләре төшкә кадәр генә дә унга якын кибетнең хуҗаларына район эчке эшләр бүлегенә килергә повестка калдырдылар. Алар сәүдә нокталарын гражданнар кибеткә кергәндә кулларын эшкәртсен өчен антисептиклар белән тәэмин итмәгәннәр. Башка төрле саклану чаралары оештырмаганнар да бар. –Сәүдә ноктасында бер кешегә 4 квадрат метр мәйдан булырга – кеше белән кеше арасында социаль дистанция сакланырга тиеш. Ә моның өчен һәр метр ярым саен сызыклар сызып чыгарга кирәк, – дип аңлаттылар полиция хезмәткәрләре һәр кергән кибеттә. “Хуҗа антисептикны хәзер товар белән бергә алып килеп җиткерәчәк”, – дип акланучылар да булды. Полиция хезмәткәрләреннән башка гына Ушма аръягындагы кибетләрнең берсенә сугылган идек, сатучы кыз маскасыз һәм перчаткасыз бер егеткә хезмәт күрсәтә. Егет тыныч кына бер тартма азык-төлек сатып алды да, акчасын түләп чыгып китте. Аны кибет ишегендәге: “Маскасыз һәм перчаткасыз хезмәт күрсәтмибез”, – дигән сүзләр озатып калды. Д ө р е с т ә н д ә , х о к у к сакчыларының Мамадышта һәм авылларда рейдлары кирәк әле. Алар итагатьле генә кисәтү ясый да беләләр, административ хокук бозулар өчен беркетмә дә тутырырга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International