Мамадыш районының Түбән Яке авылында ачык һавада музей ачылды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының Түбән Яке авылында ачык һавада музей ачылды. Җирле укытучы Фоат Насыйбуллин  инициативасы белән сугыш еллары экспонатлары җыелды. «Герой эзләре буйлап» дип аталаган бу проект буенча  төзелгән музей зур түгел.  Аны Җиңү көнендә тәкъдир иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов сүзләренә караганда, Музей эшчәнлегенең мондый форматы бүгенге шартларда аеруча актуаль - мәктәп музее ябык, ә ишекләре дә булмаган музей экспозициясен ерактан  да карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International