Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы көтелә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Иртәгә, 14 майда, Татарстанда температура фонының түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән республикада яңгыр явачак, ә көндез явым-төшем күзәтелми. Моннан тыш, синоптиклар көчле җил турында кисәтә,  бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы +1- +6 градус була. Моннан тыш, туфракта кырау булуы мөмкин, суыта. Шунлыктан  шторм кисәтүе игълан ителде. Көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/13-05-2020/tatarstanda-dymly-m-salkyncha-ava-toryshy-k-tel-5742535

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International