Президент Владимир Путин 3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр кертүне тәкъдим итте. Әлеге түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керә. Президент сүзләренчә, балага 3 яшьтән 7 яшькә кадәр түләүләр, яшәү минимумының яртысы күләмендә булачак. Бүгенгесе көндә ул 5,5 мең сум тәшкил итә. 2021 елдан ул ике тапкырга үсәргә мөмкин.
«Балага өч яшь тулгач, билгеләнгән түләүләр туктатыла. Димәк, гаилә шунда ук катлаулы хәлгә юлыга. Моңа юл куярга ярамый. Шуңа бәйле рәвештә, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр кертергә тәкъдим итәм. Түләүләрне, керемнәре бер кешегә, бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алачак. Мондый түләүне алу өчен гражданнарга тиешле гариза бирү һәм рәсми керемен күрсәтү дә җитә. Бу процедураны гражданнар өчен уңайлы һәм гади итәргә кирәк. Болар барысы да чиратсыз һәм киртәләрсез эшләнергә тиеш. Түбән керемнәр Русиянең демографик үсешенә турыдан-туры хәвеф тудыра. Бүгенгесе көндә күп балалы гаиләләрнең 70-80 проценты аз керемле. Ата-аналарның икесе эшләгәндә дә, мондый гаиләнең кереме бик түбән", - дип ассызыклады Владимир Путин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын акчасы бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм гамәлдәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик бары тик алдан язылу буенча гына.