Бүген мамадышлылар арасында коронавирус йоктыруның 16 очрагы теркәлде. Башта Мамадышта яшәүче бер ханымга пневмония диагнозы куелган, коронавируска тест уңай булып чыккан. Безнең якташыбыз Яр Чаллы медицина учреждениесенә озатылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районда 200гә якын кеше катгый изоляция режимында тора – бу-читтән килгән гражданнар һәм ковид-авырулар белән элемтә өчен. Коронавирус белән авыруның бер очрагы буенча гына да 59 кешене изолицияләргә туры килгән.
Хөрмәтле мамадышлылар, исегезгә төшерәбез,районда авыруның симптомсыз формасы белән интегүчеләр дә булырга мөмкин. Аларны лаборатория тикшеренүләре үткәрмичә генә ачыклау мөмкин түгел. Сезне барлык санитар кагыйдәләр буенча саклавыгызны, мөмкин булган кадәр өйдә калуыгызны, артык контактлар булдырмавыгызны сорыйбыз.