Мамадыш районында тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын котлау дәвам итә. Бүген Югары Ушма авыл җирлегеннән 19 ветеран район башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм котлау хатлары алдылар. Тантанада катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү көненә багышланган бәйрәм парады традицион срокларда узмаячак. 9 Майга багышланган барлык акцияләр онлайн режимда уза.