Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миңнехановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миңнехановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Җиңүгә өчен көрәшкәндәге батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Минһаҗ Миңнеханов Мамадыш районының Түбән Ушма авылында туган. 1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына. Псковта снайпер ротасында сугыша. 1944 елның 10 мартында а җиңел яралана һәм госпитальгә эләгә. 1944 елның апрелендә терелгәннән соң 267 нче укчы полкы составында фронтка китә. 1944 елның 8 августында яңадан яралана һәм госпитальдә була. 1251нче укчы полкы составында терелгәннән соң фронтка китә, Латвиядә сугыша. Ул анда Җиңү көнен каршы ала да инде. 1948 елның мартында демобилизацияләнә һәм өенә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International