Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Пахомова Римма Александровна 7 май көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле вакыйга белән аны район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Дөлмиев котлады. Ул юбилярга Россия Президенты В.Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Римма Александровнаны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә котлады, алар сугыш еллары җырларын башкардылар. Римма Александровна, килгән кунакларга җылы котлау сүзләре һәм җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде.
Римма Александровна Мамадыш районының Яковка авылында туып үсә. Сугыш елларында тылда эшли. Күп еллар дәвамында почтада телефончы булып эшли. Үзенең осталыгы һәм тырышлыгы белән күп кенә бүләкләргә һәм мактауларга лаек.