Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстанда элек урнашкан бик җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Якын атмосфера фронты йогынтысында урыны белән, бигрәк тә республиканың көнбатыш территориясендә, яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы 22-27 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International