Талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшли

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара,Теләче районнарында территориаль бүлеге 01.05.202020-15.05.2020 елларда талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүне оештыра. "Кайнар линия" телефоны: 8(85563) 3-98-56 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

2020 елның агымдагы чорында Татарстан Республикасында талпан тешләү буенча 245 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте, бу уртача еллык күрсәткечләрдән артмый. КВЭ буенча эндемик территорияләрдә талпан тешләүнең 96% ы теркәлгән.

Республиканың 30 административ территориясе: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәре, республиканың бөтен территориясе - талпан боррелиозы буенча эндемияле.

Исегезгә төшерәбез, талпан тешләгән очракта, квалификацияле ярдәм алу өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаганда, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә, тешләү урынын (5% иод, 70% спирт һ.б.) алырга, кулларны сабын белән яхшылап юарга; талпанны герметик рәвештә ябыла торган тарага төрергә һәм аны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗГА (Казан ш., Сеченов ур., 13а й.) талпан йогышларына тикшеренүгә тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы буенча эпидемиологик хәлнең начар булуы һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара,Теләче районнарында территориаль бүлеге халык күпләп ял итә торган урыннарга (парклар, скверлар, урман зоналары), зиратларга һ. б.) йөрергә киңәш итми.

Камалова Асия Исмәгыйль кызы, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара,Теләче районнарында территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International