Иртәгә, 6 майда, көндезге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар тараткан һава шартларының начараюы хакындагы кисәтүдә искәртелгәнчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.