Иртәгә, 2 майда, Татарстанда болытлы, салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республикада яңгыр булачак. Шул ук вакытта төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр, тәүлекнең якты вакытында һава 9-14 градуска кадәр җылыначак.