Мамадышлылар "Безнең ишегалды" проекты буенча үз шәрехләрен калдыра алачак

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

«Безнең ишегалды» президент программасының рәсми порталында шәһәребезнең ишегалларын төзекләндерү буенча яңа планнар-схемалар барлыкка килде.

Ишегалларны dvor.tatar сайтында «Документлар» бүлегендә табарга мөмкин. Йортларда яшәүчеләрнең шәрехләрен схема басылып чыкканнан соң җиде көн эчендә кабул итәләр.

Документлар һәм теләкләрне dvor.tatar сайты аша һәм 8 (800) 27-5-2020 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.

Комментарийлар кабул итү тәмамлангач, аларны эшкәртелүгә районнарга тапшырачаклар. Мөрәҗәгатьләрне җирле проектлаучылар өйрәнәчәк. Әгәр дә алар халыктан бик күп бертөрле сораулар теркәсә, ишегалды планын эшкә кире кайтарачаклар.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү проектлары этаплап бастырылачак. Кайнар линия номеры һәм программа сайтында СМС-таратуга язылырга була: сезнең ишегалдының план-схемасы басылып чыгу белән, сезгә бу турыда хәбәр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International