Татарстанда көчле җил көтелә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Иртәгә, 30 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика районнарында көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International