Бүген районның ике мәдәният йортына тальяннар тапшырылды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген районның ике мәдәният йортына тальянкалар тапшырдылар. Музыкаль инструментларны сатып алу мәсьәләсе 2019 елда Усали һәм Олыяз авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсенә керде «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Мамадыш җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка мөрәҗәгать итте.  Ул ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән берлектә югарыда күрсәтелгән авыл җирлекләренә берәр инструмент бирү мөмкинлеген тапты. Авыл халкы исеменнән Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов һәм Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хаев ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка һәм ТР мәдәният министры  Ирада Әюповага озак көтелгән музыка коралларын сатып алуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International