Иртәгә, 30 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптә Казанда көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика районнарында көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 15-18 метрга җитәргә мөмкин.