Район һәм Мамадыш шәһәре Башкарма комитетлары халыкны зиратка бармаска чакыра

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

Элек-электән килгән традиция буенча без яз көне зиратларда өмәләр үткәрә идек. Быел, коронавирус буенча үзизоляцияләү режимына бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик күзәтчелек таләпләренә туры китереп, бу эшне без барыбыз да иң яхшы вакытка кичектереп торырга мәҗбүр. Чикләүләр беткәнен көтәргә кирәк.

Православие динендәге мамадышлыларга аерым үтенеч: зиратка 28 апрельдә, Радоницага барып йөрмәгез. Якыннарыбызның каберләренә халык күпләп була торган урыннарда зарарлану куркынычы янау беткәннән соң соңрак килербез. Район һәм шәһәр Башкарма комитеты һәр мамадышлыларны җаваплы һәм аңлап эш итәргә чакыра. Бу көннәрдә өйдә тору безне чир йоктырудан саклый.

Барысы да әйбәт булачак!

Татарстан буенча вәзгыятькә килгәндә, соңгы тәүлек эчендә 70 кеше коронавирус инфекциясе белән авырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International