Мамадышның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең киртәләп алынган мәйданында уку корпусын төзү эшләре бара. Яңа бинада спорт залы, гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация кабинеты, актлар залы, медицина блогы, йокы корпусы ясау каралган. Бүгенге көндә эшләр 40% ка башкарылган. Объектны тапшыру 2020 елның 31 декабренә планлаштырылган.