Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

2020 елның 25 апреле, шимбә

Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяк, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, бүген Казанда һава 15 градуска кадәр җылыначак.

«Апрель ахырында тәүлеклек уртача температура 10 градус тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә һава температурасы нормадан түбәнрәк. Асылда, температура нормадан ике градуска, ә якындагы биш көн эчендә — дүрт градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте Переведенцев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International