Район башлыгы Анатолий Иванов: "Эшмәкәрләргә болай да кыен, зыян күргән бинаның түбәсен торгызырга ярдәм итәргә кирәк"

2020 елның 25 апреле, шимбә

Мамадышта көчле җил  Совет урамы, 1 адресы буенча урнашкан бинаның түбәсен өлешчә кубарып аткан иде. Түбә материаллары  астында 8 транспорт чарасы калды. Хәзерге вакытта алар барысы да һәлакәт урыныннан эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Күп фатирлы йортларның тагын берничәсендә начар һава шартлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыяннар бетерелә. Идарәче компания директоры Рөстәм Галләмов бүгенге көндә Давыдов, 86, Давыдов, 40 "А" адреслары буенча иң җитди зыяннар оператив рәвештә бетерелде, дип җавап бирде.

                Район башлыгы Анатолий Иванов иң беренчеләрдән булып зыян күргән участокларга чыкты. Ул кичекмәстән көчле җил нәтиҗәсендә килгән зыянны бәяләргә һәм торгызу эшләре белән шөгыльләнергә кушты. Район Совет урамындагы сәүдә объектлары урнашкан бинаны ремонтлау чыгымнарын да үз өстенә ала.

- Бу шәхси милек, әмма без эшмәкәрләребезне ярдәмнән башка калдыра алмыйбыз. Вакыт җиңел түгел, ярдәм итәргә кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International