Консультация - метеорология күренешенең 2020 елның 25 апрелендә 00 сәгатьтән 08 сәгатькә кадәрге аралыгындагы интенсивлыгы турында кисәтү.

2020 елның 24 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 25 апрельдә  көньяк-көнбатыштан көчле җил саклана.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 25-27 метрга җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә, шулай ук авылларда электр челтәрләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Бәлагә тарыган очракта сез һәрвакыт  «101,112» номерларына  мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе  бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең ышаныч телефоны:  8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International