Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Синоптиклар 23 апрельдә Татарстанда һава шартлары начарлануы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шулай ук республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы буран, ә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0...-4 градус, көндез +6 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International