Карантин чаралары тәмамлануны якынайту өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 2 миллионнан артык очрагы теркәлгән.
Бөтен дөнья бу авыруга каршы көрәшә, юлның күп өлеше узылды инде.
Безнең илдә системалы кабул ителгән чаралар ярдәмендә инфекцияне тоткарлап була.
Дәүләт тарафыннан барысы да эшләнгән, әмма хәзер күп нәрсә безнең үзебезән тора.
Бүген төп бурыч булып коронавирус инфекциясен Җиңү тора, без аңа бары тик уртак көч белән генә ирешә алабыз.
Вакытлыча чикләүләр үз-үзеңне, якыннарыңны һәм тирә-юньдәгеләрне бәла-казадан саклау өчен кирәк.
Вакытлыча чикләүләр режимына никадәр җаваплы карыйбыз, без актив тормышка һәм көндәлек эшләргә шулкадәр тизрәк әйләнеп кайта алачакбыз.
Карантин чараларын тәмамлау өчен 5 адым:
- өйдә калырга,
- дезинфекция чаралары кулланып, өйдә чисталыкны сакларга,
- туганнар белән заманча элемтә һәм коммуникацияләр чараларын кулланып кына аралашырга,
- Өйдән чыкканда, сулыш юлларын ябучы битлекне кулланырга кирәк.,
- әйләнә-тирәдәгеләр белән 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә, кулларны сабын белән юарга һәм антисептик чаралар кулланырга, Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәргә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
«Азбука сыра» Мамадыш заводы продукцияне Казан хастаханәләренә бушлай китерә башлады
Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре пандемия шартларында да эшләүне туктатмыйлар һәм продукцияләрен Казан хастаханәләренә китерә башладылар. Мондый ярдәмне беренчеләрдән булып Мамадыш "Азбука сыра" заводы күрсәтә башлады.
Завод сыр, ак май һәм коры сөт сывороткасы җитештерү буенча махсуслашкан. Бөтен продукция бары тик табигый сыер сөтеннән генә җитештерелә. Көн саен бөтен республикадан заводка 400 тоннадан артык сөт килә. Сөт елгалары, сыйфатын тикшергәннән соң, махсус шланглар буенча сөт җыю цехына агылалар. Цехта сыеклыкны суыталар һәм махсус цистерналарга тутыралар.
Предприятиедә санитар-эпидемиологик чараларны үтәү катгый - 100% стерильлек. Барлык кешеләр дә шәхси яклау чаралары белән тәэмин ителгән. Һәр өч сәгать саен битлекләрне алыштыралар. Роспотребнадзор һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының барлык тәкъдимнәрен дә үтиләр. Гәрчә элек тә сөтчелек предприятиеләрендә санитар нормаларга таләпләр шактый кырыс иде", - ди «Азбука сыра» заводы филиалы директоры Мәксүт Әхмәтшин.
Завод эшен туктатмый. Предприятие Казан медицина учреждениеләре өчен чит ил җиһазларын (бронхоскоплар, ИВЛ-аппаратлар) сатып алган.
Файдалы һәм табигый продукт 11 медицина учреждениесенә китереләчәк. Сыр ясаучылар медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән «Помощь рядом» -"ярдәм якында гына" республика хәрәкәтенә кушылды. Хәрәкәт кешеләрне республика халкына ярдәм итүгә үз өлешен кертү мөмкинлегенә берләштерә. Исегезгә төшерәбез, мондый акция инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.