2020 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрель 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с, көндез 16-21 м/с (Казанда көндез 15-20 м/с) көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сез урамда чакта башланса, җир асты кичүе яки подъездларда биналарга яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә тию куркыныч.

6. Кеше тормышына тәрәзә пялалары төшү куркынычы да бар, Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга, кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» аша мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International